Дөньяның төрле илләрендә яшәүче кырымтатарлар Кырым аннексиясенә каршы протест чаралары уздыруны туктатмый. Мондый чаралар 27 февральдә Романия башкаласы Бухаресттагы Русия илчелеге каршында һәм кырымтатарлар күпләп яшәгән Көстәнҗә шәһәрендә дә үтте. Бу протест чараларын Романия парламентының элеккеге депутаты Неджат Сали һәм Бухаресттагы татар үзәге рәисе Мефкуре Гафар оештырган. 2014 елда Русия Кырымны оккупацияләгәндә дә Романиядәге кырымтатарлар ризасызлык белдереп урамнарга чыккан иде.
Романия кырымтатарлары аннексиягә протест белдерә

1
Романия кырымтатарлары 2016 елның 27 февралендә башкала Бухаресттагы Русия илчелеге каршында Кырым аннексиясенә каршы протест чарасы уздыра. Алда, мегафон белән, Неджат Сали.

2
Бухаресттагы протест чарасы.

3
Бухаресттагы протест чарасы.

4
Бухаресттагы протест чарасы.

5
Шул ук көнне Романиянең Көстәнҗә шәһәрендә дә кырымтатарлар шундый ук протест чарасы уздырды.

6
Көстәнҗәдә 2014 елның 5 мартында кырымтатарлар җыены.

7
Көстәнҗәдә 2014 елның 5 мартында кырымтатар протесты.