11 сентябрь кичендә Казанның Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында 12нче мөселман киносы фестиваленең тантаналы ябылу чарасы үтте. Ябылышта ачылыштагы кебек яңгыр яумаса да, кызыл келәмнән кунаклар кергәндә буталчыклар тагын кабатланды. Алып баручы Алсу Әбелханова Азатлыкка моны тулы сценарийны башланыр алдыннан гына күрүе белән аңлатты. Татарстан җитәкчелеге исеменнән тантананың рәсми өлешен ачарга хөкүмәт башлыгы урынбасары Васил Шәйхразиев килде. Опера залы халык белән шыгрым тулы иде.
Казанда Мөселман киносы фестивале ябылды

1
Кызыл келәмдә Камал театры артисты Әзһәр Шакиров

2
12нче мөселман киносы фестиваленең башкарма мөдире Миләүшә Айтуганова

3
Кызыл келәм чарасын алып баручылар җырчы Алсу Әбелханова һәм актер Руслан Сабиров

4
Режиссер Мансур Гыйләҗев

5
Кызыл келәмнән фестиваль кунаклары үткәндә селфи да төшеп алырга өлгерде

6
Кызыл келәмнән фестиваль кунаклары үтә

7
Элекке Камал артисты, режиссер Рамил Төхвәтуллин җәмәгате белән

8
Тамаша карарга килгән халык, араларынна махсус китерелгән бюджетта эшләүчеләр дә булды

9
Кызыл келәмнән фестиваль кунаклары үтә

10
Кытайдан килгән актриса

11
Фестивальнең ябылышына килгән мөслимәләр

12
Сүриядән килгән катнашучылар

13
Җәлил исемендәге опера залы шыгрым тулы иде

14
Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин

15
"Казан" ансамбле чыгышы

16
Татарстандагы төп диннәрнең җитәкче руханилары

17
Кытайдан килгән актриса Дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән җыр башкара

18
12нче мөселман киносы фестивалендәге эксклюзив чыгышларның берсе

19
Фестиваль сыннарын ташучы кызлар

20
Фестиваль сыннарын ташучы кызлар