Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине! (15)


1939 елгы Марат Хуҗиахмәт улы Әхмәтовны Рузия Әхмәтова эзли. Мансурова Асияне - Мансурова Галия, ә Әмир Сәйфетдиновны - Фәнис Сәйфетдинов эзли.


Хатларның күбесе Башкортстан ягыннан эзләтүчеләр турында. Иң башта шуны әйтеп китәсе килә - "Жди меня" тапшыруының Татарстандагы үз вәкиле булса, Башкорстанда бер-берсен югалткан кешеләрне актив рәвештә эзләгән андый вәкиле юк икән. Шуның өчен дә “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов:
“Әлеге хәбәрләр барысы да Башкортстаннан, чөнки анда бер-берсен югалткан кешеләрне эзләүчебез юк,шуңа күрә Азатлык радиосының да бу эшкә файдасы тимәсме дип уйлыйм", - ди.
Рузия Әхмәтова ире Фирдуснең әтисен, 1939 елгы Марат Хуҗиахмәт улы Әхмәтовны эзли
Рузия Әхмәтова үзенең тормыш иптәше Фирдус Әхмәтовнең әтисен Марат Әхмәтовны эзләүләре турында яза. Алар үзләре Казанда яши. Фирдусның әтисе Марат Хуҗиахмәт улы Әхмәтов 1939 елгы. Ул Башкортстанның Миякә районы Әбиш авылында, яки Бөрҗән районының Чагтай авылында туган булырга тиеш. Уфа шәһәренең Урман хуҗалыгы техникумында 1958-59 елларда укыган. 1959 елда Гафурова Мөнәвәрә Сабир кызына өйләнә. Алар бергә 2 ел торалар. 1960 елда аларның Фирдус исемле уллары туа. Әмма 1961 елның 29 апрелендә алар аерылышалар. Марат Хуҗиахмәт улы Әхмәтовның Казанда 16нчы заводта эшләгәне генә билгеле.
Марат Әхмәтовны эзләү урыны итеп Башкортстан я Рига шәһәре күрсәтелә”, - диде Илгизәр Шәрәфетдинов.
Үзенең кыз туганы Мансурова Асияне, Мансурова Галия Александр кызы эзли
Мансурова Галия Александр кызы үзенең кыз туганы Мансурова Асияне эзләве турында яза. Аларның әтиләре бер, әниләре башка. Аның туган елы якынча гына 1947-50 елларда, дип бирелгән. 60 елларга кадәр алар Казакъстанда яшәгәннәр. Шуннан алар үзенең әнисе Фая белән Башкортстанга кайтып киткәннәр", дип яза Галия ханым.
Камалетдин улы Әмир Сәйфетдиновны, Фәрхетдин улы Фәнис Сәйфетдинов эзли
Сәйфетдинов Фәнис Фәрхетдин улы үзенең әтисе ягыннан туганнан туган абыйларын, сеңелләрен, апаларын, башка туганнарын эзли. Әтисенең исеме - Сәйфетдинов Фәрхетдин Низаметдин улы, дип яза ул. Аның туганнары Мөхетдин белән Камалетдин Сәйфетдиновларның улларын һәм кызларын эзли ул. Хәзерге вакытта Башкортстанда яшәргә тиешләр", - диелә хатта. Камалетдинның бер улы Әмир Сәйфетдинов икәнен төгәл белүен яза ул, "калганнарының исемнәрен белмим”, ди Фәнис Сәйфетдинов.

Кабаттан: Хаетбаев Алимҗанның Стәрлетамакта яшәгән гаиләсен эзлүе турында
Гаиләсен югалткан Хаетбаев Алимҗанның 38 ел буе хатыны Әлфияне һәм ике улын Радик белән Рөстәмне Стәрлетамак шәһәреннән эзләве турында инде язган идек. 12 февраль көнне безнең Азатлык радиосына менә шундый хат килеп төште:
“Исәнмесез, хөрмәтле дуслар! Мин сезнең сәхифәдә язган мәкаләгезне укыдым. Ул мәкалә без эзләгән Хаетбаев Алимҗан турында. Без инде күптән язган идек “Жди меня” тапшыруына, әмма менә сезнең мәкаләгез әле беренчесе булды. Чынлап та, безнең ул яшәгән авыл шәһәрдән 90 км чамасы еракта урнашкач, ул интернетка керә алмый. Әгәрдә сезгә Радик белән Рөстәмнең, яки әниләренең яшәгән урыны билгеле булса, зинһар өчен безгә хәбәр итегез”.
Радик белән Рөстәмне белүчеләр булса, алар Азатлык радиосының Казан бюросына шылтырата алалар. Телефон: 8 (843)5705 247
XS
SM
MD
LG