Төмән өлкәсендә саз арасында даими утсыз, юлсыз яшәүче алты меңләп кешенең күбесе татарлар. Лайтамак, Күкрәнде, Ләчек, Ачир, Аусак, Биек, Кече Уват, Ягутум, Кыскыркүл яз башыннан кыш башына кадәр олы дөньядан аерыла. Тик кайберләренә генә атнасына бер тапкыр очкыч йөри. Даими электр уты булмаганга күп авылларда әлегә кадәр суыткыч, телевизор да юк. Алар өлкә хакимиятеннән ярдәм көтә.
Дөньядан аерылган себер татарлары тормышы

21
Атнага бер йөри торган очкычта бер вакытта да урын булмый. Пилотлар кешеләрне кызганып күбрәк тә алырга мөмкин. Бу очкычлар да бик тузган инде

22
Һәркемнең үз печәнлеге бар. Печән әзерләгәндә кайтып тормас өчен монда өй сыман бер корылма да салып куялар. Бу якларда терлекләргә печәнне кыш кергәч, сазлыклар каткач трактор белән сөйрәтеп алып кайталар.

23

24
Аусак авылы балалары

25
Саз циядән (мүк җиләге, клюква) шәңгәләр - себер татарларының яраткан ризыгы

26
Күкрәндедә бер күлдән икенче күлгә йөри торган кечкенә елгачыкларны авыл халкы сазлыкларда кайчандыр үзе казыган

27

28

29

30

31
Сазлыклар арасында яшәүчеләрнең тормышы күргәзмәгә килгәннәрне хәйран итте. Бу рәсемнәрне "Тюменская область сегодня" хезмәткәрләре Валерий Бычков һәм Дмитрий Ткачук төшерде.