1 апрель көнне Камал театрында язучы, драматург, актер, режиссер, тәрҗемәче Рабит Батулла 75 яшьлегенә багышланган кичәдә тамашачы белән бер залда утырды. Бу көнне иҗатташ дуслары, туганнары аның турында шаян, кызыклы хәтирәләр сөйләргә тырышты. Кичәне Батулланың уллары - Байбулат белән Нурбәк алып барды.
Рабит Батулла 75 яшен билгеләде

21
Артистлар Равил Шәрәфиев белән Гөлсем Исәнгулова "Кичер мине әнкәй" спектакленнән өзек башкарды

22
Шагыйрь Ләбиб Лерон

23
Камал театры артисты Ринат Таҗетдин

24
Җырчы Хәния Фәрхи һәм Батулла шәкертләре

25
Алып баручы Айсылу Лерон

26
Батулланың якташлары, Зәй районы үзешчәннәре туган як моңнарын яңгырата