29 июнь көнне Пермь краеның Барда авылында IV Бөтенрусия авыл Сабантуе узды. Бәйрәмгә төрле төбәкләрдән 50 меңгә якын кеше җыелды. Алар арасында Пермь губернаторы Виктор Басаргин, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов бар иде. Сәгыйтов Пермьдәге башкорт корылтаена һәм башкорт мәктәбенә йөзәр мең сум акча бүләк итсә, Миңнеханов Барданың татар-башкорт мәдәният үзәгенә микроавтобус бүләк итте. Сабантуй батырына да Татарстан президенты исеменнән машина тапшырылды. Пермь губернаторы да читтә калмады - ат чабышында жиңүчегә Нива-Шевроле машинасын бүләк итте. Барда Сабантуенда шулай ук Русиядә иң зур кош теле пешерелеп рекордлар китабына кертелде.
Барда Сабантуе

1
Ачылыш тантанасы

2
Ачылыш тантанасы

3
Ачылыш тантанасы

4
Сабантуй бүләкләре

5
Пермь губернаторы бүләге

6
Татарстан президенты бүләге

7
Ачылыш тантанасы

8
Ачылыш тантанасы

9
Пермь губернаторы Виктор Басаргин чыгыш ясый

10
Башкортстан премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов чыгыш ясый

11
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясый

12
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Барда татар-башкорт мәдәният үзәгенә автобус бүләк итә

13
Сабантуй капкасы

14
Русиядә иң зур кош теле

15
Барда осталарының кул эшләнмәләре

16
Тимерче

17
Барда осталарының кул эшләнмәләре

18
Барда остабикәсе

19
Милли ризыклар

20
Матур апалар