Киев үзәгендәге Грушевский урамында милиция протест белдерүчеләрне беренче рәттәге баррикададан кысрыклап чыгарды һәм аны сүтәргә кереште. Икенче рәт баррикада артына сыенган протест белдерүчеләр милициягә утлы шешәләр, ташлар атып аларны чигенергә мәҗбүр итте.
Киевта бәрелешләр

1
22 гыйнварда Украинада протест чараларында катнашкан өчен зур күләмдә штрафлар билгеләүче яңа кануннар гамәлгә керде.

2
Демонстрациячеләр җыелган мәйданны чистарту өчен хакимият бирегә 8 мең милиция хезмәткәре һәм эчке гаскәрләр хәрбиләрен китерде.

3
Киевта 19 гыйнварда башланган бәрелешләрдә, рәсми саннарга караганда, 200дән артык кеше, шул исәптән 35 журналист яраланды.

4
Сишәмбе кичендә "Динамо" стадионының 13 метр биеклектәге колоннадасыннан егылып төшеп 22 яшьлек бер кеше һәлак булды.

5
22 гыйнвар иртәсендә Грушевский урамында утлы коралдан атып тагын бер кеше үтерелде.

6
Бәрелешләр булган урында протест белдерүчеләрнең берсе ял итә.

7
Оппозиция тарафдары Украина әләмен күтәреп чыгып баскан.

8
Бер хатын милиция хезмәткәрләрен көч кулланмаска үгетли.

10
Киевның Бәйсезлек мәйданы.

11

12

13

14

15

17

18

19

20

21
Украина журналисты Виталий Портников үзенә карата янаулар арту сәбәпле Украинадан бер Европа иленә китте.

22