26 гыйнварда Казанның Уникс залында "Балалар солянкасы" концерты үтте. Әлеге тамашада җырчы артистлар балалары белән бергә чыгыш ясады. Иң кечкенә катнашучы - баянчы Ринат Вәлиевның улы - өч яшьлек Ибраһим "Туган тел" җырын җырлап, гармунда татар халык көен уйнап күрсәтте. Бу тамашага меңләгән тамашачы килде, концертны Барс Медиа ширкәте оештырды.
Җырчылар сабыйлары белән сәхнә тотты

21
Айдар Галимов кызы Айгизә белән

22
Баянчы-музыкант Ринат Вәлиев өч яшьлек улы Ибраһим белән. Ибраһим "Туган тел" җырын башкарды һәм гармунда уйнады.

23
Айдар Галимов иң яшь тамашачыларның берсе белән

24
Гөлназ Солтанова кызы Амелия белән

25
Илназ Миңвәлиев уллары Салават һәм Ильяс гармунда уйнап "Туган тел" җырын башкардылар.

26
Илназ Миңвәлиев

27
Бала көтүче Ландыш Нигъмәтҗанова

28
Илназ Баһ иптәше Гүзәл Идрисова һәм уллары Камил белән

29
Ләйсән Гимаева кызлары Таңсылу һәм Зифа белән