Кырым шифаханәләре Русия президенты идарәсенә күчте
Кырымда "Дубрава-2" утырмасы
Кырым шифаханәләре Русия президенты идарәсенә күчте
Кырым "хөкүмәте" дәүләт санаторийлары һәм балалар җәйләүләрен Русия президенты идарәсе карамагына тапшырды. Аларда җитәкчеләр генә ял итәчәк.
Кырымдагы дистәдән артык объект Русия президенты эшләре идарәсе контролендә булачак. Элек аларны Украина президенты идарәсе карап торган. Шулай ук Украина министрлары милке булган берничә санаторий һәм балалар җәйләүләре дә бушка Русия президенты карамагына күчкән.
"Идарә бу корылмаларны төзекләндерү һәм тәртиптә тоту өчен акчалар бүләчәк. Дәүләт дачалары максатында кулланылачак. Анда дәүләтнең беренче җитәкчеләре ял итәчәк. Йосыпов сарае гына туристлар өчен ачык булачак", диде Кырым башлыгы Сергей Аксенов.
1880 елда бу бинаны княгиня Анна Голицынадан сатып алганнан соң Феликс Юсупов аны төзекләндергән һәм Йосыповлар сарае дип атаган. 1920 елларда биредә хакимият ял иткән. 1945 елда Ялта конференциясе вакытында Сталин яшәгән. Бакчасында 200дән артык агач һәм куак төре бар. Аларның кайберләренә 100-500 ел