АКШның Җирдән 2006 ел башында очып киткән New Horizons галәм корабы биш миллиард чамасы чакрым узып элек Кояш системындагы тугызынчы планета саналган Плутонга барып җитте. Шул ук елда Плутон планета статусын югалтты, кәрлә планета дип иълан ителде.
Кешелек Плутонны күрде

1
Плутонның якыннан күренеше. Галимнәр һич тә көтелмәгән нәрсә -- горизонт янында 3 ярым чакрым биеклектәге "яш" тауларны күрүләрен белдерә. Аларның яше 100 миллион елдан азрак диелә.

2
Плутонның бу күренешен New Horizons 2015 елның 13 июлендә фотога төшергән.

3
Ә монысы шул ук көнне Плутонның иң зур иярчене -- Харон.

4
Рәссам Харонның Плутоннан карагандагы күренешен шулай күзаллый

5
Харон белән Плутон фотога икесе бергә дә төшерелгән.

6
New Horizonsның Плутонга һәм аның иярченнәренә якынаюын рәссам шулай күрә.

7
New Horizons очышын идарә итү үзәгендә галимнәр 29 центлык марканың зурайтылган күчермәсен күрсәтә.