Кырым һәм кырымтатарлар өчен 18 май - гади бер көн генә түгел. Бу - сарайлары матур табигатьле ярымутрау "чын урыс җиренә" әйләнгән көн. Кырымның яңа тарихында 18 май зур урын алып тора. Хакимиятләр бу көнне яратмый. Соңгы 10 елда аны ничек билгеләгәннәр, аннексиягә кадәр һәм аннексиядән соң - Азатлык рәсемнәрендә.
Кырымда сөрген көнен искә алу: 10 ел элек һәм хәзер

21
21. 2015 ел, Ялта, автовокзал
Депортацияне быел вокзалларда искә алдылар.

22
22. 2015 ел, Ак-Мәчет авылы
18 май машина йөрешенә чыгарга теләгән кырымтатарларны авылдан чыкканда ук полиция һәм люл хезмәте туктатты.
18 май - кырымтатарларга хакимиятләрнең мөнәсәбәтен билгеләүче көн. Украина 20 ел буена әллә ни ярдәм итмәсә дә, татарларга комачауламады да. Русия депортация һәм корбаннар истәлеген тулысынча юк итү юлына басты. Кырымтатар мәҗлесен "экстремистик" дип тыю - Кырымда 18 майны искә алуга нокта куярга мөмкин. Иң зур чаралар бүген Истанбул, Анкара, Измирда, Киевта һәм кырымтатарлар яшәгән башка шәһәрләрдә уза. Казанда депортация көнен ТИҮ активистлары искә алачак.