20 август Мәскәүдә татар яшьләре үткәргән “Tatfest” фестивалендә татар рухы белән яшәүнең серләре барланды. "Tatfest"та яшьләр татарча биергә дә өйрәнде. Үзара милли ризык пешерү серләрен бүлештеләр. Төшке аш вакытында милли ашлар белән беррәттән үзбәкчә "Куырма" белән дә сыйландылар. Аркан тартышу, волейбол һәм башка ярышлар да үтте.
Мәскәү яшьләренең "Tatfest" фестивале

21
Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге канаты астында эшләп килүче Татар яшьләре шурасы рәисе Эмиль Фәйзуллин чыгыш ясый

22
Табигать хозурлыгы

23
"Голос", "Главная сцена" проектларында катнашкан "Шүрәле" төркеме солисты Иделия Мөхәмәтҗанова татар һәм инглизчә җырлар башкарды

24
Чарага ЗАЗ-968М машинасында килүчеләр дә бар иде. Ретро рух

25
Волейбол ярышында җиңгән такымга бүләк

26
Рената Ильясова җырлый

27
Аркан тартышуда җиңүче такымны бүләкләү

28
Чара рәсми ябылгач та учак янында сөйләшүләр, биюләр дәвам итте