26 ноябрь Казанның Яңа татар бистәсендә мехчылар фабрикасына ачык экскурсия узды. Аны Бөтендья татар яшьләре форумы һәм Гамәли урбанистика үзәге оештырды. Экскурсияне мехчылар фабрикасында директор булган, 50 ел анда эшләгән Нәүфәл Рәхимов алып барды. Әлеге чарага 30лап кеше килде.
Мехчылар фабрикасына экскурсия

1
Гафури урамынданы "Колобок" кафесы янына җыелган казаннар, экскурсиянең башы

2
Экскурсияне 1975-1988 елларда мехчылар оешмасының генераль директоры булган Нәүфәл Рәхимов алып барды

3
Казанның Точмаш заводы

4
Бу урында мехчылар техникумына нигез салынган була

5
Мехчылар фабрикасына килгән казаннар арасында Татарстан президенты киңәшчесе Олеся Балтусова да бар иде

6
Мехчылар фабрикасының чимал цехлары

7
Мехчылар фабрикасында эшкә яраксыз тиреләр

8
Тиреләрнең озын йоннарын кисү аппараты

9
Эшкәртелгән тиреләр

10
Нәүфәл Рәхимов фабрикада эшләгән вакытларын искә ала, кайчандыр мондагs эшчеләр саны 20 меңгә җитә, бүген 250 кеше эшли.

11
Тире эшкәртү җайланмасы, алар бик иске, ярты гасырдан артык эшлиләр

12
Эшкәртелгән хайван тиресе

13
Җылылыкны үлчәү җайланмасы

14
1930 елның 7 ноябрендә ачылган су манарасы

15
Идел елгасының сәнәгать корылмалары, техника, күтәрү җайланмалы белән тулган яры

16
Казанның "Мелита" мех фабрикасының музее

17
Казанның "Мелита" мех фабрикасының музее, күпләр бу көнгә кадәр мондый музей барлыгын белми иде

18
Музейда Мех фабрикасында кулланылган тегү машиналары

19
Музейдагы мехлар җыелмасы

20
Казанның бүгенге "Мелита" мех кибете