Казанда Конфедерацияләр беренчелегенә казаннар яратып йөргән һәм төп туристик урыннарның берсе булган Казансу яры буенда "Балалар аллеясы" ачылды, моннан тыш күпсанлы интерактив уеннар, өстәмә эскәмияләр куелды, яңа элмә такталар эленде. Анда Татарстанның ике дәүләт теленең берсе - татар теле санга сугылмады.
Казансу яры буенда татар телен санга сукмаган "Балалар аллеясы"

1
"Дуслык эскәмиясе"

2
Дөнья харитасын тәкъдим итү тактасы

3
Ә менә харита үзе. Барлык атамалар да рус телендә генә

4
"Танышам" дигән эскәмия. Татарлар да танышадыр бит?

5
Пушкин шигыре язылган эскәмия. Тырышып эзләсәк тә, Тукай шигырьле эскәмия табылмады

6
"Минни Маус" эскәмиясе

7
Балаларга фотога төшү өчен машина янында язу

8
Балаларга фотога төшү өчен паравоз янында язу

9
Уку эскәмиясе

10
Балалар китапханәсен куллану кайгыдәләре язылган элмә такта. Китапханәдә берничә татар китабы да күренде.

11
Русча, инглизчә - бар, татарча - юк.

12
Казан Арена стадионында да русча һәм инглизчә "Конфедерацияләр беренчелеге" дипгән зур язулар эленгән. Татарчасы юк