Татарстан башкаласы 14 июньдә Русиядә башланачак дөнья футбол беренчелеге уеннарын уздырырга әзерләнә. Казан-Арена стадионында чемпионатның 6 уены узачак: дүрт төркем уены, бер 1/8 финал уены һәм бер чирек финал уены. Казанның әлеге уеннарга, футбол җанатарларын каршыларга ничек әзерләнүе турында Азатлык фотогалереясен тәкъдим итәбез.
Казан футбол бәйрәменә әзерләнә

21
Бауман урамында берничә урында татар ризыклары сатыла. Туристлар чәк-чәк, талкыш каләвә һәм казылыкны бик теләп ала ди татар сатучысы. Киоскларда һәдияләр сатучылардан аермалы буларак, әлеге сатучы фотога төшерүгә каршы чыкмый һәм тауарлары турында сөйләүдән тартынмый. Кайбер туристлар бер алганда унар тартма чәк-чәк ала, әмма футбол җанатарлары әле бик күренми дип тә өсти

22
Казанның тимер юл вокзалы белән елга вокзалы арасында туристлар өчен махсус ретро-трамвай йөри башлады. Трамвай маршруты 40 минут дәвам итә, юл өстендә очраган тарихи биналар, урамнар, Казанда яшәгән танылган шәхесләр турында төрле телләрдә мәгълүмат бирелә. Трамвай өстендә түбәтәйгә охшаш җайланма булганга күрә, халык бу трамвайны түбәтәйле трамвай дип атый. Трамвай атнаның пәнҗешәмбе, җомга, шимбә, якшәмбе көннәрендә эшли. Билеты 200 сум тора.

23
1986 елда төзелгән ретро-трамвайда өстәлләр урнаштырылган. Теләгән һәркем "Түбәтәй" кафесы тәкъдим иткән татар ризыкларын авыз итә ала

24
Ретро-трамвай эчендә "Түбәтәй" ашханәсендә пешерелгән өчпочмак, чәк-чәк, өлеш кебек татар ризыклары тәкъдим ителә.

25
Казан үзәгендәге күп кенә машина юллары һәм җәяүле юллары төзекләндерелә. Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданның җәяүле юлларын ясаучы азәрбайҗаннар 13 июньгә кадәр барлык эшләрне төгәлләргә кушылуын әйтә. Эшләрнең сузылуын яңгырлар еш яву белән аңлаталар

26
Футбол җанатарлары үзәгендә әзерлек эшләре беткән диярлек

27
Казансу елгасы аша салынган Ленин дамбасында тимер рәшәткәләр һәр елдагыча быел да буялды. Казаннар ни өчен хакимият баштан ук күгәрми торган рәшәткәләр генә куймый икән дип аптырый.