Пандемия белән бәйле изоляция һәм икътисади тетрәнүләрдән арындым дигәндә генә дөнья 2022 елда сугыш афәтенә юлыкты. Путин Русиясе күрше Украинага бәреп кереп үлем-фаҗигаләр, җимерү-югалтулар, бар дөньяда кризис тудырды. Моңа өстәп су басулар һәм корылык, ачлык һәм климат казалары, кеше хокукларын изүләр - болар барысы да 2022 елның иң онытылмаслык мизгелләре - безнең фотогалереяда. Башка галереяларны монда карагыз.
2022 елның онытылмас мизгелләре

21
Харьков өлкәсендәге Изюм шәһәре янында артиллерия уты нәтиҗәсендә тишкәләнеп беткән басу күренеше, 2022 елның 13 сентябре (AP/Константин Либер)

22
Иранда хиҗаб һәм тыйнак кием тәртибен бозган өчен әхлак полициясе тарафыннан кулга алынган 22 яшьлек Амини 16 сентябрьдә вафат булганнан соң илдә протестлар башланды. (AFP/UGC)

23
21 сентябрьдә Путин фәрманы белән Русиядә мобилизация башланды. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Казан Экспо" үзәгенә килеп мобилизациягә алынган кешеләрнең хәлен белеште. "Үтергәнче ашаталар" диючеләр булды. Берничә атнадан мобилизациягә эләгеп сугышка китүчеләр табутта кайта башлады. Бүгенге көндә Татарстаннан кимендә 6, Башкортстаннан кимендә 10 шундый кеше теркәлде. Аларның исемнәре монда китерелә.

24
Кыяга килеп бәрелгән җилкәнле көймә калдыклары арасында мигрантлар гәүдәләре. Көймә 2022 елның 6 октябрендә Көньяк Грециянең Китира утравы янында батты. (AP Photo / Thanassis Stavrakis)

25
Русиянең Ейск шәһәрендә Су-34 очкычы тугыз катлы торак йортка килеп төшеп 15 кешене үтерде. Рәсми аңлатмага күрә, очкычның моторы эштән чыккан. Пилотларның берсе (уңда) парашют белән сикереп котылган. 2022 елның 17 октябре (AP)

26
9 яшьлек әфган кызы Кабул янындагы кирпеч заводында эшли. 2022 елның 20 октябре. Әфганстанда бер ел элек хакимияткә талиблар килгәннән соң эшләүче балалар саны артты. (AP/Эбрагим Норузи)

27
Эшсез калып бурычка баткан һәм үз балаларын туйдыру өчен бөерен сатырга мәҗбүр булган Нуретдин - Әфганстанда мондый хәлдә калган күпләрнең берсе. (AFP / Вакил Коһсар)

28
Катарда узган футбол беренчелеге бер ай буена игътибар үзәгендә торды. Бу чемпионатта логистика юнәлешендә эшләгән татар кызы Эльвира Маркова (уңда) Азатлыкта тәэсирләре белән уртаклашты.

29
Русия гаскәрләре Херсонны калдырып киткәннән соң җирле халык шәһәрне азат иткән украин хәрбиләрен сәламли. 13 ноябрь 2022 (AP Photo/Efrem Lukatsky)

30
Мариупольдә ракет һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән сәүдә үзәге янында тар-мар ителгән машиналар өеме. 2022 елның 10 декабре (EPA-EFE/Сергей Ильницкий). Сугыш барышында шәһәрне 250 мең кеше ташлап киткән, 300 меңгә якыны шәһәрдә калган, торак йортларның 70 проценты җимерелгән, 5 меңгә якын сивил кеше һәлак булган.
Украинадагы сугыш елның соңгы көненә кадәр барды һәм, ни аяныч, 2023 елда да дәвам итәр төсле...
Украинадагы сугыш елның соңгы көненә кадәр барды һәм, ни аяныч, 2023 елда да дәвам итәр төсле...
Форум