"Минем шушында гына яшисем килә, мин монда бәхетле, әкренләп йорт җиткерергә телибез. Бу таудан да матуррак ни була ала? Әгәр тауны БСКга бирсәләр, мин барыбер китәр, тауны актарганнарын карап тора алмас идем", дип сөйли Исмәгыйлова. Шихан тирәләрен фотога төшерү белән дә шул Куштауны яклаган чорларда шөгыльләнә башлый. "Цензура иде, берни турында язарга, сөйләргә ярамады, шулай фото аша булса да күңелемдәгене җиткерәсем килде", ди ул. Куштау һәм Йөрәктау шиханнары, Агыйдел, Тозъелга буйлары, шул тирәлектә үсүче үләннәр, шунда яшәүче кошлар һәм бөҗәкләрне төрле ел фасылларында төшереп, үзенең Вконтакте сәхифәсенә куеп бара.
Башкортстанның Куштау һәм Йөрәктау табигате
Әлеге фотоларны Куштау һәм Йөрәктау шиханнары янында урнашкан Бельское авылында яшәүче Альбина Исмәгыйлова төшергән. Ул 2020 елда Куштауны "Сода" ширкәтенә бирүгә каршы торучылар белән бергә була. Фотоларда шихан табигате.

1
Йөрәктау шиханы кояш батканда

2
Куштау

3
Йөрәктау шиханы яшенле яңгыр алдыннан

4
Йөрәктау шиханы яшенле яңгыр алдыннан

5
Ефәк күбәлеге һөҗүменнән соң янә яшелләнгән Куштау тау бите

6
Челәннәр

7
Йөрәктау төньягында сулык

8
Куштау итәгендә мал-туарга үлән җитәрлек

9
Авыл карлыгачлары

10
Куштау тау өстеннән ачылган манзара

11
Йөрәктау төньягындагы сулык, Үлеидел

12
Шиханнар тирәсендә үсүче чәчәкләр

13
Агыйдел елгасы

14
Агыйдел елгасы

15
Агыйдел өсте

16
Куштау тау өстеннән манзара

17
Йөрәктауның көнбатыш һәм көньяк-көнбатышында кыялар бар

18
Йөрәктауның көнбатыш һәм көньяк-көнбатышында кыялар бар

19
Тозъелга елгасында кыргый үрдәк

20
Тозъелга елгасынд кыргый үрдәкләр