2024 елда дөньяда булган хәлләрне тасвирлаучы фотогалерея карарга тәкъдим итәбез
2024 ел фотоларда

21
БМО баш сәркатибе Антониу Гутерриш Татарстан башкаласына БРИКС саммитында катнашырга дип килгде. Шул ук вакытта Украинаның чит ил эшләре министрлыгы Гутерришны Казанга килгәне өчен тәнкыйтьләп чыкты, 23 октябрь

22
Төркиянең Әнкара шәһәрендә Сөембикә күпере ачылышы тантанасы, 19 октябрь

23
Суданнан килгән мигрант Франциянең төньягындагы Дюнкерк янындагы Гравлин пляжында француз полициясенең мигрантларны Ла-Манш бугазын кичәргә омтылмасын өчен алар утырган көймәне тишкәч ярда утырып тора. Җирле хакимиятләр хәбәр итүенчә, 2024 елның 23 апрелендә, Британиядә сыену сораучыларны Руандага депортацияләү турында канун кабул ителгәннән соң берничә сәгать узгач, Франциядән Британиягә Ла-Манш аша чыгарга тырышканда биш мигрант һәлак була. Алар арасында җиде яшьлек кыз да бар иде.