Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада татар хоккее

19 апрельдә Американың Берлингтон шәһәренең (Вермонт штаты) Leddy Park хоккей аренасында АКШның "Ак барс" хоккей такымы белән Канаданың "Яшел барс" такымы татарча матч уздырды. Татарстан байрагы күтәрелде, Татарстан гимны яңгырады, спортчылар һәм җанатарлар татар ашлары белән сыйланды.

Бу ялларда Американың Берлингтон шәһәренең (Вермонт штаты) Leddy Park хоккей аренасында "Ак барс" белән "Яшел барс" хоккей такымнары очрашып үзара көч сынашты. Уенны Монреаль Татар Ассоциациясе АКШ татарларының Querdeslek (Кардәшлек) оешмасы белән берлектә уздырды. Икесе дә татарлардан торган такымнар. "Ак барс" такымына Америкада яшәүче татарлар тупланган булса, "Яшел барс" такымын башлыча Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлары тәшкил итте. Барлыгы 20 уенчы катнашкан, ә хоккейны карарга килүчеләр, такымнар өчен җан биреп торучылар якынча 50 кеше булган.

Американың "Ак барсs" җиңде, Канаданың "Яшел барсы" оттырды.

Татар хоккей уеннары моңа кадәр Канаданың Монреаль шәһәрендә узып килде. Беренче уен 2017 елда булды, пандемия елын санамаганда татарча хоккей ел саен уздырылды.



XS
SM
MD
LG