Иртәнге якта татар шагыйренә куелган һәйкәлгә чәчәкләр кую тантанасы булды, биредә җирле татарлар һәм Татарстанның Төркиядәге вәкиллек хәзмәткәрләре катнашты. Төп бәйрәм чарасы исә Истанбулның Топкапы паркында урнашкан Татарстан музей-йортында узды. Биредә Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте балалар өчен шигърият бәйрәмен оештырды.
Бәйрәмдә төрле яшьтәге егермеләп бала катнашты. Гомумән катнашучылар саны иллеләп кеше булды.
Кунакларның бер өлеше татар милли киемнәрдә иде. Шигърият бәйрәмен Истанбулда яшәүче татар яшьләре Алсу Рәхмәтуллина белән Әмирхан Нәҗипов алып барды.
Балалар шигырьләр сөйләде, Тукай турында TRT каналы төшергән фильмнан өзек карады, татар шагыйренең тормышына, иҗатына багышланган квизда, татар бизәкле кул эшләнмәләре ясау остаханәсендә катнашты.
Шулай ук түгәрәк татарча биюләр дә оештырылды.