Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Югалсам да, көт син мине!" (10)


Югалганнар табыла, эзләргә генә кирәк
Югалганнар табыла, эзләргә генә кирәк

Абдулла Җәләлетдинне Алсу Мурсалимова эзли


Азатлык радиосында “Югалсам да, көт син мине!” сәхифәсендә бүген унынчы тапшыруыбыз башлана. Безнең Азатлык радиосыннан барган бу тапшыруларыбыз Русиянең 1 каналында барган “Жди меня” тапшыруына аваздаш. Чөнки бу кешеләр бер-берсен “Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгәзәр Шәрәфетдинов ярдәме аркылы табалар. Менә бу тапшыруга да бер-берсен эзләп табышучылар турында Илгәзәр Шәрәфетдинов менә нәрсә сөйли.

“Мәскәүдәге Жди меня программасына Татарстанда яшәгән әтисен Яһудин Хәсәнне, Германиядә яшәгән Марина эзләп табуы турында” сюжет төшергәндә мин дә булып кайтттым”, диде ул.

Ә менә эзләп табып та, “Жди меня” программасына, ниндидер сәбәпләр аркасында кермәгән кешеләр турында Илгәзәр Шәрәфетдинов менә нәрсә диде:

"Шушы ук тапшыруга Казаннан Хәйруллиннар барырга тиеш иде. Үзбәкстаннан 42 ел буе туганннарын эзләгән Зөләйха апалары эзләп тапкан аларны. Әмма Үзбәкстан белән Русия арасында виза мәсьәләләре тиешлечә җиренә җиткереп эшләнмәгәнгә күрә, алар билет алсалар да, Мәскәүгә кайта алмаганннар. Һәм очрашу турында алар үзләре сүз куешып хәбәрләшергә булганннар.”

Үзбәкстаннан, Бохарада яшәүче Халисә апалары эзләгән туганнарының берсе, Казанда яшәгән булып чыкты. Ул Хәйруллин Альфред Зәйдулла улы икән. Хәйруллин Альфред Президент каршындагы Татарстан дәүләт торак вакыфында финанс идарәсенең башлыгы булып эшли. Телефон аша сөйләшергә хәзерге чорда чикләр юк. Алар бер-берсе белән телефон аша табышып сөйләшкәннәр, әмма ләкин әлегә билгесез сәбәпләр аркасында, очраша алмаганннар.

"Без апабызны таптык, дөресрәге ул безне тапкан. Без Чистай районында Мөслим авылында туып үскәнбез. Зөләйха апабыз белән туганлык шул - безнең ата бер, ана башка. Безнең әтиебезнең беренче хатыны вафат булгач, 3 бала калган булган. Ә Зөләйха апаның әнисе бу кадәр балалаларны карый алмам, дип әтидән китеп барган . Әмма ул йөкле булып киткән . Һәм Зөләйха апабызны тапкан. Ә безнең әниебез аның әнисеннән соң безнең әтиебез белән кушылганннар. Һәм әниебез алты бала тапкан, шулай итеп без 9 бала булганбыз һәм хәзер менә Зөләйха апабыз 10-нчы бала була инде. Бик күрәсебез килә, ул кемгә ошады микән дибез? Тиздән күрешәчәкбез, Аллаһы бирса."

Менә бер хат - Төркиядә яшәгән татарлар турында:

“1938 елда Бурса шәһәрендә туган Сөембиков (Синдикаев) Абдулла Жәләлетдинне Алсу Шамиль кызы Мурсалимова эзли. Абдулла Җәләлетдиннең әтисе Русиянең Пенза өлкәсеннән. Ул Решетино авылыннан. Абдулла Җәләлетдиннең 1992елда беренче бөтендөнья татар конгрессында катнашканы билгеле икән.”

Икенче хат:

“Шахин Фәридә Хәбиб кызы үзенең ирен эзли. Ул Шахин Кадыйр исемле. Төркиянең Синоп, Истанбул шәһәрләрендә, бәлки Гөнгөрн авылында яшәргә мөмкин. Ул элек Казанда төзелештә эшләгән булган. Алар өйләнешкән соң Төркиягә киткәннәр . Әмма Фәридә кире Казанга кайта, ә ире Төркиядә кала. Казанда аларның баласы туа. Һәм хәзер аның улына инде 7 яшь, ә әтисен күргәне юк.”

Якынннарын, дусларын, күршеләрен, сөйгәннәрен, туганннарын югалткан милләттәшләребез, Азатлык радиосындагы “Югалсам да, көт син мине!” тапшыруыннан бу хәбәрләрне безнең интернет сәхифәбездән дә таба ала.
XS
SM
MD
LG