1.Кыргызстанда Арсланбоб Базар-Курган районында (Җәлалабад өлкәсе) яшәүче Хаитбаев Алимҗан 38 ел элек Стәрлетамакта корган беренче гаиләсен эзли.
2.Наталья Ибрашева үзенең әтисен Рөстәм Ибрашевны эзли. Алар 14 ел буе күрешмәгәннәр. Хатта аның Башкортстанда туганы билгеле.
Бүгенге тапшыруыбызда яңгыраячак хатларның авторлары күбесе таркалган гаиләләрнең корбаннары. Аларның кайберләре ата-бер, ана башка, кайберләре ана бер ата башка гаиләсендә туып үссәләр дә туганнарын эзләүчеләр. Ә кайберләре төрле сәбәпләр аркасында үзенең тулаем бер гаиләсен югалтучылар. Шундый аянычлы язмышлы кешеләр Русиянең "Жди меня" тапшыруына үзләренең хатларын юллаганнар.
Интернетка килгән хатлар арасыннан берсе, Хайтбаев Алимҗаннан. Ул беренче гаиләсен югалтканнан бирле, 38 ел буе хатыны Әлфияне һәм ике улын Радик белән Рөстәмне югалтудан вөҗдан газабын кичерә икән.
Хатны Хаетбаев Алимҗан яза. Ул хәзерге көндә Кыргызстанда Арсланбоб Базар-Курган районында (Җәлалабад өлкәсе) яши. Әмма аның яшь чагындагы күңелендә тирән эз калдырган бер вакыйга аңа һич тынычлык бирми, аның күңеленнән китми икән.
Ул 1967 елда Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә машина йөртүче булып эшкә урнашуы турында яза. Аннан соң бер төзелеш идарәсенә эшкә кереп эшли башлагач, Зәйнулла кызы Әлфия исемле бик матур бер кызны очратуы турында сөйли. Өйләнешүләре һәм 1968 елда Радик исемле уллары, 1969 елда Рөстәм исемле уллары тууы турында яза. Стәрлетамакта алар Тукаев урамында 41йортта 6 фатирда яшәүләре турында бәян итә.
Шулай яшәп ятканда, аңа 1970 елда ике айга ял бирәләр дә, ул үзенең туган ягына Кыргызстанга Арсланбоб авылына кайтып китүе, һәм башка аларга күрешергә насыйп булмавы турында белдерә. "Жди меня" тапшыруын аларда карап булмавы турында ул әйтә, һәм хат язарга Кыргызстандагы Арсланбоб Базар-Курган районында ике туган абыйсы яшәгән адресын күрсәтә.
Шулай яшәп ятканда, аңа 1970 елда ике айга ял бирәләр дә, ул үзенең туган ягына Кыргызстанга Арсланбоб авылына кайтып китүе, һәм башка аларга күрешергә насыйп булмавы турында белдерә. "Жди меня" тапшыруын аларда карап булмавы турында ул әйтә, һәм хат язарга Кыргызстандагы Арсланбоб Базар-Курган районында ике туган абыйсы яшәгән адресын күрсәтә.
Әлбәттә, шактый вакыт үткән, инде балалар да зур булып үскәннәр. Бәлки инде аларның үзләренең дә балалары бардыр. Ә чынлап та үзләренең әтиләре табылса, бу яшь кешеләр үзләре дә бик шатланырлар иде, дип уйлыйбыз. Әлегә без аларның берсе белән дә элемтәгә керә алмадык. Башкортстан җире зур булса да, ул кеше эзләп тапмаслык җир түгел, шуның өчен Алимҗан әфәнде сезгә тик өметегезне өзмичә эзләргә һәм сабыр итеп көтәргә кирәктер. Ә Башкортстаннан ишетүчеләр булса, бәлки балалары үзләре ишетсә, Азатлык радиосы сәхифәсенә кереп үзләре турында мәгълүмат калдыра алалар.
Ә менә икенче хат. Бу хат та Башкортстанга кагыла. Анда Наталья Ибрашева үзенең әтисен эзли. Алар 14 ел буе күрешмәгән булганнар.
Хатны 1993 елдан бирле үзенең әтисен Рөстәм Ибрашевны эзләгән аның кызы Наталья Ибрашева яза. Ул әтисен Башкорстанда Уфа районында туган, ди. Һәм аның Лиля исемле апасы барын да белә. 1985 елда ул аның Казакъстанда Актүбә шәһәрендә эшләве турында әйтә. Натальянең әнисе белән 1986 елда өйләнешүләре турында яза. Соңгы тапкыр алар 1993елда күрешкән булганнар. Хәзер аның кайда яшәгәнен бик беләсем килә, ди ул.
Әмма күпме генә еллар үтсә дә, әти-әнине ярату хисләре кеше күңелендә гомергә саклана. Һәм еллар үткән саен көтү, эзләп табу хисләре көчәя генә бара. Шуның өчен бергә яшәгәндә араларыгызны өзәргә тырышмагыз. югалган туганнарыгызны, якыннарыгызны эзләп табудан туктамагыз.