Казанда Путинга каршы митингка 200ләп кеше чыкты. Алар хакимиятнең алышынуын таләп итте һәм Русия Конституциясен бозмаска, илне Төньяк Кореяга әйләндермәскә чакырды.
Казанда "Ул безгә патша түгел"дә 200-ләп кеше катнашты

1
Татарстан башкаласында Владимир Путинга каршы чарага 200ләп кеше чыкты

2
Алар Русиядәге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный игълан иткән "Ул безгә патша түгел" чарасына кушылды

3
Инде 17 елдан артык хакимияттә булганнан соң да тагын 6 ел президент булып калучы Владимир Путинга каршылар коррупциягә ризасызлык белдерде.

4
Арада үсмерләр дә бар иде. Берсе илнең Төньяк Кореяга әверелүен теләмәвен белдерде

5
Коррупциягә ризасызлар күп

6
Әмма нигәдер Татарстан әләмнәре күренми

7
Русиядә инде мондый машиналарсыз митинглар булмый

8
Тагын 6 ел хакимияттә калучы Путин 7 майда инаугурация оештыра

9
Путинның интернетны томалау сәясәте белән дә килешмиләр

10
Креатив җитәрлек

11
Кешеләрнең Telegram аша аралашуын томалауга каршылар