Ачык микрофон:Борис Ельцин Татарстан өчен файдалы президент идеме?

-Файдалы президент булды, чөнки , ул безгә мөстәкыйльлеккә рөхсәт бирде.
-Файдалы, Шаймиев белән бик килештеләр алар. Бездә милләтләр дустанә яши, милләтара низаглар юк.
-Файдалы булмады: Татарстанны гына түгел, бөтен илне юкка чыгарды. Коммунистлар партиясе аны шундый дәрәҗәгә күтәрде, ә ул ашаган табагына төкерде. Михаил Горбачев күп нәрсәләргә ирешер иде, әгәрдә аның көрәштәшләре юньле булган булса.
-Татар халкы үзенең милли мәдәниятен, мәгарифен күтәрүдә азрак тернәкләнеп калды, Ельцинга кадәр булган чор белән чагыштырганда.
-Бер яктан файдасы тиде. 70% нефтьтән килгән керемнәрнең салым акчалары Федеральный бюджетка түгел, Татарстанда кала башлаган иде. Ә икенче яктан, зыяны булды, чөнки коррупция чәчәк ата башлады, һәм кешеләрнең яшәү дәрәҗәсе төште.
-Татарстанга ул ике яклы президент булып калды. Беренче караганда ул: “Суверенитетны күпме аласыгыз килсә, шуның хәтле алыгыз”, диде дә, аннары үз сүзләреннән кире кайтты. Минемчә, ул Татарстанга гына түгел, хәтта бөтен Рәсәйгә дә бик файдалы президент булмагандыр, дип уйлыйм. Чөнки ул ил белән идарә иткән вакытта безнең инфляция үсте, безнең халыкның яшәү рәвешләре дә бик артмады. Шуңа күрә Ельцинга бүген һәйкәл кую… булсын, ул бит кешегә комачауламый, торсын шунда.
-Шундый мәһабәт кыяфәтле гәүдәсе белән истә калды.
-Бөтен дөньяны җимерүче президент булды, дип улыйм.
-Татарстан өчен аның президент булуы, бәлки файдалы да булгандыр, аныңТатарстанга күпмедер иреклек бирүе. Әмма Русия өчен аның президент булып торуы, - аның Русияне җимерүе булды. Ә бүгенге көндә аңа һәйкәл кую, ул гади халыкны мәсхәрәләү.
-Ельцин президент булып торган чорларда, безнең Татарстанда бик олы хәрәкәт башланган иде мөстәкыйльлек турында. Чөнки мөстәкыйльлек булган вакытта, бөтен булган үзеңнең табигый байлыкларыңны кулланган очракта, халык өчен тормыш яхшырырга тиешле.
Менә ул Татарстанга килгәч, “күпме йоталасыз, иреклекне, алыгыз, дип ычкындырган иде. Менә шушы сүзгә таянып, депутатлар да бу мәсьәләгә бик тугры килеп, Татарстанның мөстәкыйльлегенә өлеш керткән идек. Безгә мөстәкыйль рәвештә икътисадны алып барганда, безгә салым мәсьәләсендә дә азрак файда килеп торган иде. Ул бер чор өчен бер вакыт файдалы булып калды. Гомүмән алганда, Борис Ельцинның бер вакытта уңай яклары булса да, җитешсез яклары да күп иде. Хәерле булсын.