Башкортстан президенты идарәсе башлыгы Радий Хәбиров үз вазифаларын башкарудан читләтелде.
Башкортстан президентның матбугат хезмәте белдерүенчә, Хәбиров керемнәре һәм милке турында декларациядә дөрес мәгълүмат бирмәүдә шикләнелә. Хәбиров әлеге мәгълүматларының дөреслеген тикшерү тәмамланганчыга кадәр вакытлыча вазифасыннан читләштерелгән.
Билгеле булганча, Башкорстан университетының хокук институтының элекке җитәкчесе Радий Хәбиров 2003 елда, Башкортстан президенты сайлауларына ике ай кала, Башкортстан президенты идарәсе башлыгы итеп билгеләнгән иде. Шушы сайлаулар вакытанда Радий Хәбиров 800 мең данә ялган сайлау бюллетеньнәре бастыруга фәрман биреп, Мортаза Рәхимовны вазифасында саклап калырга булышлык иткән иде. Әмма соңрак әлеге ыгы-зыгы онытылды һәм бу эштә “Мир печати” нәшер итү оешмасы җитәкчесе гаепле дип табылды. Шулай ук соңгы Русия думасы һәм президент сайлаулары вакытында да Хәбиров “Бердәм Русия”(83,12% тавыш) һәм Дмитрий Медведевның (88,01% тавыш) төбәк сайлау штабларын җитәкләгән иде.
Шулай ук соңгы вакытта республикада Хәбировның Русия президентының эчке сәясәт буенча идарәсенә эшкә алынырга тиешлеге турында да сүз булды. Бу Радий Хәбировны Башкортстанга президент итеп кайтару өчен эшләнә, дип аңлатылды кайбер мәгълүмат чараларында.
Әмма “Коммерсант” мәгълүматларына караганда, нәкъ менә Радий Хәбировның Мәскәүдәге яңа билгеләнүе аркасында ыгы-зыгы туган да. Низакъ тууга шулай ук Радий Хәбиров һәм Башкортстан президенты улы Урал Рәхимов арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр сәбәп булырга да мөмкин. Ике арадагы мөнәсәбәтләр исә, 2005 елда аталы-уллы Рәхимовларның башкорт ТЭК акцияләренә хуҗа булуда туган каршылык вакытында бозылган. Имеш Хәбиров Уралга бу эштә комачаулаган булган.
Радий Хәбиров исә, мәгълүмат чараларына Башкорстан президенты фәрманы абсурд һәм якын арада мәхкәмәгә шикаять бирәчәген әйткән. Болай була калса, Хәбировка үз хокукларын яклауда “Башкортстанның атказанган юристы” исеме ярдәмгә киләчәк.