- Минем үземнең якыннарым юк андый наркоманнар. Ул - афәт инде. Ата-ана баланы дөрес яшәү рәвешенә өйрәтеп тәрбияләргә тиеш.
- Наркоманнарны күргәнем бар. Законнар катырак булырга тиеш. Дәвалау да кирәк инде аларны.
- Наркомания бик начар. Наркотиклар кабул итүчеләр, алар, характерлары булмаган кешеләр, туганнарына, милләткә дә газап китерәләр. Пропаганда алып барырга кирәк радио телевидениедә.
- Ихтыяр көче булган кеше, дәвалана ала.
- Мин маршруткада күрдем бер малайны. Аның күзләре, үзенең тотышы гади кешенеке кебек түгел иде, ул бик сәер иде. Пропаганда югары дәрәҗәдә булырга тиеш.
- Арабызда наркоманнар булмагач, белмибез дә ничек аның белән көрәшергә дә.
- Аларның балалары да авыру туа, сәламәтлекләре дә юк.
- Безне шундый проблемалар борчымавына без бик шат. Ходай язмасын бер кешегә дә андый чир белән авырырга. Аллам сакласын.
- Аларның күзләре зурая. Алар барнәрсәгә дә баралар, шул авырган вакытта. Акча сорыйлар, акчаны алмыйча туктамыйлар.
- Аларның иң куркыныч вакыты ломка вакытында була. Алар бик агрессив булалар. Акча сорыйлар дозаларын кабул итәргә. Дәүләт алар турында уйларга тиеш. Кайбер малайлар клублар да табалар, җиңелчә наркотикларны. Героинны каян табалар, ансын белмим.
- Наркотиклар таратканнарны атарга кирәк, яки бик каты җәза бирә торган закон уйлап табырга кирәк.
- Максатына ирешәлмәгән кешеләр күп чакта наркотик кабул итә башлыйлар. Минем яшәү рәвешемнең максаты бар.
- Мин спортсмен, безнең вакыт юк наркотик кабул итәргә.
- Наркоман беткән кеше, аны дәвалап булмый.