Җомга көнне Уфада Русия президенты Дмитрий Медведев җитәкчелегендә Дәүләт шурасының тар президиумы утырышы узды. Анда бу юлы илдәге милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм аларны, Мәскәү күзлегеннән караганда, “яхшырту” юллары тикшерелде.
Рәсми рәвештә бу утырыш “Русия җәмгыятендә милләтара татулыкны ныгыту чаралары турында” дип аталды. Иң тәүдә бу җыен киңәйтелгән төстә булып, Русия Дәүләт шурасы утырышы сыйфатында оештырыла дип әйтелгән иде. Ә асылда, ул шушы шураның президиумы утырышы рәвешендә генә үтте.
Мәгълүмат өчен шунысын да әйтик: РФ Дәүләт шурасы президиумы әгъзалары ярты ел саен алмашынып тора. Әлеге вакытта анда федераль бүлгеләрдән былтыр 20 декабрьдә сайланган вәкилләр керә. Алар арасында Якутия президенты Егор Борисов, Ярославль өлкәсе башлыгы Сергей Вахруков, Коми башлыгы Вячеслав Гайзер, Ростов өлкәсе җитәкчесе Василий Голубев, Ямал-Ненец автоном округы башлыгы Дмитрий Кобылкин, Дагыстан президенты Магомедсәлам Магомедов, Иркутски өлкәсе башлыгы Дмитрий Мезенцев һәм Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бар.
Җыенны Русия президенты Дмитрий Медведев ачып җибәрде. Үз чыгышында ул иң тәүдә мәгариф турында канун әзерләү мәсьәләсенә кагылды. Аннан соң төрле төбәкләр арасында үзара мәдәни багланышларны үстерү кирәклеген әйтте. Төбәкләрдә дөрес кадрлар сәясәте алып бару кирәклеген ассызыклады ул.
Утырышта төп нотыклар белән Русия Дәүләт шурасы эшче төркеме җитәкчесе, Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев һәм РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин чыгыш ясады. Василий Голубев үз чыгышында күбрәк үзе җитәкләгән Ростов өлкәсендә башкарылучы эшләр хакында сөйләде. Тәгаен тәкъдимнәре булса да, алар күбрәк русларны яклауга, казачествога таянуга кагылышлы иде.
Рөстәм Хәмитов чыгыш ясый
РФ төбәкләр үсеше министры Виктор Басаргин үз чыгышында “милләтара татулыкны ныгытуда киңкүләм мәгълүмат чаралары зур эш башкара ала” дип билгеләде. “Милләтара мөнәсәбәтләргә бәйле мониторинглар үткәреп тору да хәерле була”, диде ул. Басаргин әфәнде фикеренчә, мәгълүмат чараларында “чечен террорчылыгы”, “урыс фашизмы” дигән гомумиләштергән төшенчәләр кулланылмаска тиеш.