Эшмәкәр Илһам Хәмәтов радиобызга Тукай районының Татарстан авылы янында гына дуңгыз фермасы булганга экология дә зур зыян килә һәм эчүчелек, наркомания, әхлаксызлык та арта дип сөйләгән иде. Шул уңайдан Азатлык радиосы министр урынбасары Хаҗиповка «Дуңгыз фермаларын татар авыллары яныннан башка җиргә күчерү каралмыймы?», «Чит илләр, бигрәк тә гарәп дөньясы, Татарстанны ислам юлындагы төбәк буларак белгәнгә, дуңгызчылык республикага бөтенләй ят күренеш була аламы?» дигән сораулар юллаган иде. Министрлыкның матбугат хезмәтеннән килгән мәгълүматта бу сорауларга җавап юк иде.
Татарстан дуңгыз үрчетүдә булган белән генә тукталып калмаска, ә бу тармакны киңрәк җәелдерергә җыена. Республика «2009-2012 елларда һәм 2020 елга кадәр дуңгызчылык үсеше», дигән махсус програм нигезендә эшли. Бу програм Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешеп төзелгән.
Түбән Камада дуңгыз үрчетү 140%-ка арткан
Татарстанда дуңгыз үстерүнең нык таралган булуын республикада яшәүчеләр дә таный. Түбән Кама районы эшмәкәре Владимир Аппаков хәзер татар авыллары да дуңгыз үстерә башлады, чөнки ул бик керемле, дип әйтә. Үзе ул эшмәкәр булса да нигәдер, бу эшкә керешмәгән. Район эшмәкәрләре арасында дуңгызга караганда тавык күбрәк файда китерә, дип белдерүчеләр дә бар.
Түбән Кама авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Альфред Нигъмәтҗанов, районда дуңгыз үстерү элекке еллар белән чагыштырганда 140 процентка артты, дип әйтә. Өч ел элек Татарстанда махсус програм нигезендә дуңгыз аналары ярты бәясенә генә өләшенгән булган. Түбән Кама районы да 120 баш алып кайтып тараткан. Үрчем күренә, ди Нигъмәтҗанов. Районда «Кама-агро», «Нефтехимагропром», «Шинник-агро»ның зур дуңгыз үрчетү фермалары бар. Аннан кала, райондагы эшмәкәрләр дә бу эшкә ныклап керешкән.