Euro 2012 бәйгесендә сишәмбедә А төркемендә икенче тур уеннары үтте. Беренче турда Чехияне тар-мар иткән (4-1) Русия бу юлы Варшауда кыр хуҗалары – Польша белән уенны тигез нәтиҗәгә тәмамлады (1-1).
Алан Дзагоев бу уенда беренче сары карта алды
Тупның беренчесе Польша капкасына 37нче минутта Алан Дзагоев башыннан очып керде (1-0). Чехларга да нәкъ шундый ике матур туп аткан Алан хәзер туп атучылар арасында беренче урында бара (өч туп).
Русиянең һолландалы тренеры Дик Адвокат уң як һөҗүмче итеп Марат Измайлов урынына осетин егете Алан Дзагоевны чыгарып дөрес эшләгән булып чыкты. Иншалла, татар егетенә дә чират җитәр дип өметләник.
Поляклар озак көттермәде. 20 минут үтүгә Якуб Блашчиковски 30 метр чамасы ераклыктан тибеп хисапны 1-1 итте.
Бу уен алдыннан Варшау урамнарында Русия һәм Польша җанатарлары арасында чуалышлар булды.
12 июнь – Русия көне булуын искә алып Варшау рәсмиләре Русия җанатарларына йөреш үткәрергә ризалык биргән.
Шәһәр рәсмиләре җанатарларны тәртип сакларга үтенгән, Русиянең җанатарлар берләшмәсе башлыгы бу йөреш сәяси гамәл түгел дип ышандырган.