Фред кушаматлы көзән Euro 2012 бәйгесе нәтиҗәләрен алдан "әйтеп" торачак
8 июнь җомга көнне Европа футбол беренчелеге башлана. Дүрт елга бер уза торган бу бәйге футбол сөючеләрдә зур кызыксыну уята. Бер ай буе барачак тамашаны йөзләрчә миллион кеше карар дип көтелә.
Euro 2012 берьюлы ике илдә – Польша һәм Украинада уза. Чемпион исеме өчен сайлау иләге аша үткән 16 илнең җыелмасы катнаша. Җиңүче 1 июль көнне Киевта үтәчәк финал уенда билгеләнәчәк.
Кем чемпион булыр? Бу сорауга белгечләр төрле фаразлар китерә. Иң еш телгә алынганнар арасында хәзерге чемпион – Испания, шулай ук Германия, Англия, Франция җыелмалары бар.
Футбол нәтиҗәләрен фаразлау эшенә хәтта хайваннар да җәлеп ителә.
"Күрәзәче" хайваннар башка илләрдә дә бар. Германиядәге Сисси кушаматлы эт һәм Англиядәге Никола кушаматлы лама күптән түгел Европаның чемпионнар лигасы җиңүчесен дөрес фаразлады.
Русиянең дә үз "күрәзәчесе" бар икән – Харук кушаматлы болан. Коми башкаласы Сыктывкар шәһәрендәге бу болан Русиянең ярымфиналга чыгачагын "фаразлаган" диләр.
Хөрмәтле укучылар, ә сез Euro 2012 бәйгесендә кем җиңәр дип уйлыйсыз? Әйдәгез, фаразлап карыйк. Тавышыгызны шушы биттә бирә аласыз.