Башкортстанда вандаллар борынгы мөселман каберләрен мәсхәрәләгән

Башкорстандагы борынгы мөселман каберләре мәсхәрәләнгән. Вандаллар Миякә районындагы беренче мөселманнарның каберен туздырган. Бу хакта Татар-ислам хәбәр итә.

Риваятьләр буенча, сәхәбәләр хәзерге Башкортстан җиренә ислам динен таратырга килә. 2011 елда Нарыс-тауда Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхәбәләре хөрмәтенә таш куелган иде.

Кабернең мәсхәрәләнүенә җирле халык тап булган. Әлегә вандаллар ачыкланмаган.