Шуннан күптән түгел ике операция кичерүем һәм үземне начар хис итәм дигән сүзләремә карамастан, мине Җиңү проспекты ягына тикшерүчегә алып киттеләр”, ди Зәйнуллин.
Анда тикшерүче Игорь Золотов Зәйнуллинга милләтара нәфрәт тудыруын әйткән. Ягъни “Русия татар күзлегеннән” мәкаләсенең 14нче бүлегендә урыс хатын-кызын мыскыл иткән сүзләр барлыгын белдергән.
“14 бүлектән торган мәкаләнең нәкъ үндүртенче пунктына бәйләнәләр. Алар урыс хатын-кызын мыскыл итәсез, диләр. Мәкаләдә «Русская женщина слаба на передок» диелгән, әмма ул бит әле җилбәзәк дигәнне аңлатмый. “Бу минем Русия турындагы уйларым, ә уйлаудан мине беркем дә тыя алмый. Монда бернинди җинаять эше юк. Мин сезнең сорауларга җавап бирмим һәм сорау алуга килмәячәкмен”, дидем. Нәрсәгә бәйләнергә белмиләр”, ди Зәйнуллин.
Ул тикшерүчедә ярты сәгать булуын әйтте. Кире кайтыр өчен 40 минутлап машина көтәргә кушсалар да, Зәйнуллин җәяү кайтып киткән.
Икенче көнне ул Татарстан баш прокуроры Кафил Әмировка бу уңайдан протест-гариза язган.