Тамашачылар чираттагы спектакльне ташлап чыгып киткәннән соң “Нур” хезмәткәрләре театрның финанс эшчәнлеген тикшерүне таләп итә.
Ике атна элек тамашачылар Уфа “Нур” татар театры сәхнәсендә куелган танылган рәссам Владимир Любаровның хикәяләре һәм рәсемнәре нигезендә әзерләнгән “Авыл әкәмәтләре” исемле тамашаны ташлап чыгып китте. Әлеге әсәрне Мәскәү режиссеры Ольга Смирнова сәхнәләштергән иде.
“Беренче тапкыр гына булмады бу хәл, соңгы биш елда берничә тапкыр булды. Ике-өч мәртәбә генә уйналып программадан алынган спектакльләр булды. Мин финансист түгел, бу акча юу өчен эшләнәме? Белмим. Без тамашачыларны югалттык”, дип сөйләде “Нур” артисты Рушат Мөдәррисов Татар милли мәдәни мохтарияте утырышында.
Your browser doesn’t support HTML5
"Нур" театры президентка мөрәҗәгать итә
Артистлар театр җитәкчелегенең тәрҗемә ителгән тамашаларны куеп аларны шунда ук сәхнәдән алынуына, гастрольләрдән кайткан зур акчаларның касса аша үтмәвенә зарлана.