Корткыч бөҗәкләр республиканың 20дән артык районында теркәлгән. Рәсми мәгълүматларга караганда, саранчадан инде 50 мең һектардан артык кырлар зыян күргән.
Хәл аеруча Алабугада катлаулы. Саранча һөҗүме аркасында районда гадәттән тыш хәл игълан ителергә мөмкин. Алабугада бүген бер квадрат метрга урыны белән 200дән артык саранча туры килә. “Россельхозцентр” оешмасының Татарстан филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев критик ноктаның бер квадрат метрга биш саранча туры килгәндә үк башлануын әйтә.
Саранчаның хәзер иң актив чоры. Тагын бер атнадан бөҗәкләрнең йомырка салып үрчү һәм канатка күтәрелү куркынычы бар. Бу очракта саранча ике тәүлек эчендә республиканы әйләнеп чыгарга сәләтле.