“Бердәм Русия” фиркасе исемлеген Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов җитәкли. Бер мандатлы округлар сайланырга теләүче намзәтләр арасында “Бердәм Русия”дән бер артист та бар. Ул Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Айдар Галимов. Ул хәзерге парламентта да депутат булып тора.
“Русия патриотлары” бүлекчәсенең фирка исемлеген бу хәрәкәтнең республикадагы җитәкчесе, Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов җитәкли. Бер мандатлылар исемлегендә “Нур” татар дәүләт драма театры артисты Айгөл Әхмәдиева һәм Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте әгъзасы, профессор Рушан Галләмов та бар.
ТИҮ утырышында, сайлауда татар җәмәгатьчелеге вәкилләре дә катнашуга карамастан, аны бойкотларга дигән карар чыгарылды.
Кадерле Имаметдинов
Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Белүебезчә, республикада чынбарлыкта татарлар 40 процент тирәсе тәшкил итә. Бу зур көч. Аларның Башкортстандагы хәлләре билгеле. Аеруча Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чордагы. Республика казнасының өчтән берен тутырган татарларның хәтта җыеннарын, утырышларын һәм башка чараларын үткәрер өчен бина да бирмәделәр. Республика белән бүген җитәкчелек иткән Рөстәм Хәмитовның да татарларга мөнәсәбәте билгеле. Ул инде өч ел буе татар җәмәгатьчелеге вәкилләрен кабул итәргә вакыт таба алмый. Сайлауда кайсы фиркагә күпме тавыш ”ясау” алдан ук хәл ителгән дип уйлыйм. Шуңа анда катнашуның мәгънәсе юк”, диде.
Вилдан Фаткуллин: “Сайлауның хәрәмләшүләр белән үтәчәген фаразлап торасы да юк. Гадел үткән очракта, “Бердәм Русия” бик аз тавыш җыячак. Шуңа хакимият ресурслары әлеге фиркане үткәрү өчен барлык көченә эшләячәк дип уйлыйм. Татар халкы күндәм, аеруча авылларда яшәүчеләрнең милли үзаңы чамалы. Мин бойкотка татарлар дәррәү кушылыр дип уйламыйм. Шулай да без үз мөнәсәбәтебезне белдерергә тиеш. Ул мөнәсәбәт дигәнем Татар иҗтимагый үзәгенең бу сайлауга бойкоты”, дип чыгыш ясады.