Навальный хатыны белән мәхкәмәдән кайту юлында. Киров, 16 октябрь 2013
16 октябрь Киров өлкә мәхкәмәсе оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга элегрәк Ленин районы мәхкәмәсе чыгарган биш ел төрмә карарын шартлыга үзгәртте. Аңа һәм Петр Офицеровка айга ике тапкыр җәза үтәүне контрольдә тоту оешмасына килеп теркәлеп тору кирәк булачак.
Оппозиция вәкиле Алексей Навальныйга элек чыгарылган карарны прокуратура үз көчендә калдырырга сораган иде, ә адвокатлар эшне карауда кайбер төгәлсезлекләр булуын билгеләп аклау карарын чыгаруны таләп итте.
Навальный Киров өлкәсендә губернатор ярдәмчесе булып эшләгән вакытта урман сатудан 16 миллион сум үзләштерүдә гаепләнде. Шул ук эшкә катнашы булуда "Вятка урман ширкәте" җитәкчесе Петр Офицеров та гаепле дип табылды.
Әлеге карардан соң аларны сак астына алганнар иде. Шул ук көнне Русиянең күп кенә төбәкләрендә Навальныйны яклап урам чаралары узды. Казанда да Муса Җәлил һәйкәле янында халык моңа канәгатьсезлеген белдерергә килде. Чараның ниндидер аерым оештыручысы булмавы әйтелсә дә, “Народный Альянс” фиркасе координаторы Эльвира Дмитриевага халыкны урамга чыгаруда гаепләнеп аңа административ эш ачылды. 17 октябрьдә ул Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә каралачак. Дмитриева үзе Казан үзәгендә урам чарасын уздыруны сорап мөрәҗәгать итүенә карамастан, моңа рөхсәт бирелмәвен әйтте.
“Моның өчен Петров паркын тәкъдим иттеләр. Шуңа мин карар чыгарылган көнне канәгатьсезлекне белдерергә дип 1 Май мәйданына килдем. Шунда ук миңа кушылучылар да табылды”, диде ул “Вечерняя Казань” газетасына.