10 декабрь Уфаның Спорт сарае каршындагы мәйдан читендә каршылык чарасы узды. Каршылык чаралары уза торган башкала үзәгендәге бу бердәнбер урында Яңа ел якынлашуы сәбәпле, боз мәйданчыгы төзү эшләре бара, авыр техника гөрли, эшчеләр боздан диварлар ясый, боз таулары катыра иде. Шуңа пикетчыларга мәйдан читендә техника тавышы астында гына каршылык чарасын уздырырга туры килде.
Мәйданда авыр техника гөрләп торды
Чарада иллегә якын кеше катнашты. Саны аз булса да оештыручылар төрле оешма җитәкчеләре, хокук яклаучылар килүен хәбәр итте. Кулларда: “Җимерелергә торган йортлардан күчергәндә торак шартлары бозылмаска тиеш!”, “Кануннар һәм мәхкәмә алдында бар да бертигез!”, “Балалар һәм спорт мәйданчыклары, яшел почмаклар төзүчеләргә түгел, ә балаларга!”, “Лаеклы пенсия таләп итәбез!”, “Торакка түләүләр еллык инфляциядән зуррак булмаска тиеш!”, “Бакчачыларга җирләрне кайтарыгыз!”, “Мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау өлкәләрен хосусыйлаштыруга юл куймаячакбыз!” кебек шигарләрне, "Яблоко" фиркасе, "Күк бүре" һәм Татар иҗтимагый үзәге байракларын күрергә була иде.
Чарада берничә кеше чыгыш та ясады. Пикеттта тавыш көчәйткечләр кулланмый гына чыгыш ясалуын полиция күзәтеп торды. Сул фронт хәрәкәте вәкилләре кулында тавыш көчәйткеч күрү белән полиция аны кулланмаска кушты һәм алар шулай эшләде дә. Төп чыгышны “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе рәисе Сергей Наумкин ясады:
Сергей Наумкин
– Көн суык булу сәбәпле урам җыеннарын җыймаска булдык. Ләкин монда бик күп оешма вәкилләре катнаша. Алар арасында иҗтимагый-сәяси оешмалар да, милли оешмалар да, хокук яклау хәрәкәтләре җитәкчеләре дә бар. Болай төрле көчләрнең бу беренче күмәкләп чыгу очрагы. Безгә Украинадагы кебек мәйданнар тутырыр вакыт. Ләкин безне куркытып, кысып, әлеге кебек ихаталарга, мәйдан читләренә куып кертәләр.
Уфада дүрт кенә урында каршылык чарасы уздырырга мөмкин. Республика парламенты билгеләгән ул дүрт урынның өчесе Уфа читендәге бистәләрдә. Бу үзәктәге бердәнбер урында махсус тракторлар, авыр техникалар эшләп утыра. Чара уздырган вакытта булса да алар туктап тора алыр иде, ләкин бу махсус безгә каршы эшләнә.
Бүген БМОның кеше хокуклары турында декларациясенә 65 ел тулды, 12 декабрь Русия Конституциясенә 20 ел тула. Бу чара шушы көннәргә махсус та китерелде. Декларация һәм төп канунда кеше хокуклары һәм иреге буенча маддәләр кергән. Ләкин алар Русиядә дә, Башкортстанда да тормышка ашмый, үтәлми. “Бүлгәлә һәм хакимлек ит” принцибы алга киткән илләрне юкка чыгарды. Бу провокация бездә дә бара. Башкортлар, татарлар, урыслар, яһүдләр, марилар һәм башка милләтләр, демократлар, либераллар, империя тарафдарлары, коммунистлар, социалистлар, христианнар, мөселманнар, буддалар, иудалар һәм башкалар үзара тарткалашканда караклар һәм жуликлар кесәләрен калынайта, хакимиятне кулга төшерә, ил байлыгын урлый. Безнең көч бердәмлектә! Без төрле, ләкин без тигез! Русия хокукый, демократик дәүләт булырга, анда бар кешегә дә яхшы булырга тиеш!