Капкалау дигәннән, азык-төлек җитештерү өлкәсендә дә быел бер тарихи вакыйга булды: галимнәр беренче тапкыр чын иттән ясалган түгел, ә лаборатория шартларында “үстерелгән” һамбургер әзерләде.
Һолланд галиме Марк Пост аны сыерның кәүсә күзәнәкләреннән үстергән. 332 мең долларга төшкән бу һамбургерны Лондон студиясендә ике ихтыярыйга табада кыздырып бирделәр. Тәмләп караучыларның берсе, язучы Йош Шонвальд, “Тәме гел итнеке кебек, мае гына бераз азрак, ләкин тешнәгәндә чын һамбургер кебек” дип бәяләде.
Your browser doesn’t support HTML5
Лаборатория шартларында җитештерелгән һамбургер
Галимнәр фикеренчә, лаборатория шартларында үстерелгән мондый “ит” киләчәктә чын итне алыштырачак. Аны җитештерү җиңелрәк – зур мәйданлы болыннар кирәк түгел. Тирә-юнь мохитка зыяны да азрак – терлек асрау япма газлар таралауга зур өлеш кертә дип санала.
Тик мондый ясалма ит ашауның кеше сәламәтлегенә, гомер озынлыгына ничек тәэсир итәчәген галимнәр әлегә өздереп әйтми.
3D принтерда басылган бөер
Хәер, галимнәр инде азык кына түгел, кеше әгъзаларын да ясарга өйрәнә. Быел Кытай галимнәре кеше әгъзаларының беренче үрнәкләрен 3D принтерда ясау технологиясен булдырды. Киләчәктә алар кешенең авыру бөерен яки бавырын 3D принтерда ясалган яңа әгъзага алыштыру мөмкин булыр, дип өметләнә.
Принтер өчен материал буларак биологик гель кулланыла. Бу гель тере организмнарның күзәнәкләр арасындагы тирәлегендә була. Принтер компьютердан җибәрелгән модель нигезендә шул гельдәге тиешле күзәнәкләрне тиешле урынга урнаштыра, кирпечтән йорт салган кебек.
Your browser doesn’t support HTML5
Кытайлар кеше әгъзаларының беренче үрнәген 3D принтерда ясаган
Кытайлар ясаган беренче үрнәкләрдә әлегә кан тамырлары һәм нерв җепселләре юк. Бу биологик принтерны ясаучыларның берсе, Сюй Минэнь әйтүенчә, кеше әгъзаларын алыштыра алырлык чын әгъзалар ясау якын арада әле мөмкин булмаячак. Моның өчен әле тагын кимендә 15-20 ел вакыт кирәк булачак, ди галим.
Иң борынгы кеше сөяге
15-20 ел кешелек гомерендә – ул бер мизгел. Сентябрь аенда Кавказда археология өлкәсендә бар дөньяны шаулаткан ачыш ясалды. Грузиянең Дманиси шәһәре янында 1.8 миллион ел элек яшәгән борынгы кешенең баш сөяге табылды.
Skull 5 дигән исем бирелгән бу табылдык ул чор кешесенең тулысынча сакланган беренче баш сәяге булып тора.