Пикетта берничә чыгыш та булды. Аларда 1993 елгы конституциянең демократик булуы искә алынды. Ул Конституциядән төшеп калган маддәләр телгә алынды. Алар арасында Башкортстан ватандашлыгы, Башкортстанның мөстәкыйль булуы, республиканың башкорт халкының үзбилгеләнү хокукы сәбәпле оешуы, Русия белән ике яклы килешү мөнәсәбәтләре нигезендә эш итүе, республика белән президент җитәкчелек итүе, салымнар һәм җыемнар күләменең Башкортстан кануннары нигезендә көйләнүе кебек маддәләр бар.
“Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов: “Безнең бүген урамга чыгуның максаты – конституциябезне яклау. Конституция тулысынча үзгәртелгән һәм аның мәгънәсе дә кимеп, юкка чыгып бара. Без 1993 елгы конституцияне кайтаруны таләп итәбез. Мөстәкыйльлек төшеп калды, бүген килеп президент исемен үзгәртәләр. Алар бар да конституциягә кертелгән иде. Конституция – безнең төп документ, шуңа без аны якларга тиеш”, диде.
Your browser doesn’t support HTML5
“Күк бүре” рәисе Азат Сәлмәнов: "Урамга чыгуның максаты – конституциябезне яклау"
Оешма рәисе урынбасары Фаил Алсынов: “Без ел саен Башкортстан конституциясен яклап чыгабыз. Мөстәкыйльлекне алдылар, Конституция мәхкәмәсе республиканың конституция төзелешен якламый, президент башлык дип атала башлады. Без моңа риза түгел.1993 елгы конституцияне кайтаруны таләп итәбез”, дип чыгыш ясады.