Русия саклану министры Сергей Шойгу, Русия президенты Владимир Путин һәм Русия кораллы көчләренең хәрби әзерлек идарәсе башлыгы Иван Бувальцев 3 марттагы хәрби күнегүләрдә.
Хәтта Украинадагы хәлләр турында бик озак көттереп кенә үз фикерен әйткән Владимир Путин да президент авызыннан яңгыравык итеп тагын шул ук сүзләрне кабатлый: "Мы видим разгул неонацистов, националистов, антисемитов, что сейчас происходит в некоторых частях Украины, в частности в Киеве". Тагын бер мәртәбә: "есть и опасность, что, как черт из табакерки, может выскочить какой-нибудь националюга, полуфашиствующий элемент, – а мы видим, что там с повязками народ разгуливает до сих пор по Киеву, напоминающими свастику, - какой-нибудь антисемит".
Путин әйтүенчә, Кырымда кулларына бары тик Русия армиясендә генә булган кайбер коралларны тоткан, Русия хәрбиләре киемендәге кешеләрнең дә Русиягә бернинди катнашы юк – алар Кырымда яшәүче гап-гади "мужиклар", самооборона вәкилләре. Путин (кибетләргә еш йөрүче кеше буларак?) андый киемнәрнең теләсә кайсы кибеттә сатылуын әйтте. Тик нигәдер кырымтатарлар килгәнче кибеттә ул киемнәр (ул кораллар да?) инде сатылып беткән икән.
Кырымдагы журналистлар төшергән фото һәм видео документлар исә анда чынлыкта Русия хәрбиләре кергәнлеген дәлилли. Азатлык хәбәрчесе төшергән бу видеода Белбек һава аланын үз кулларына алучыларның хәрби машинасында 21 саны аның Төньяк Кавказдан китерелгән булуын күрсәтә.
Your browser doesn’t support HTML5
Кырымның Белбек һава аланында Русия хәрби машиналары