“Бу полиэтник үзәкне Төркиянең ТИКА агентлыгы финанслаячагы килешенгән иде, төзелешнең бу елның июнь аенда башланачагы планлаштырылган иде, ләкин Кырымдагы вакыйгалардан соң Төркия тукталды бу мәсьәләдә, чөнки ТИКА Русиядә эшләми. Без инде бу проектны йә Төркиянең Русиядә локаль бер проекты итеп кабул ителсен дип сорыйбыз, йә бәлки бу мәсьәләгә Татарстан да үз өлешен кертер дип өмет итәбез”, диде Февзи Якубов һәм президент Рөстәм Миңнеханов исеменә әзерләнгән хат тапшырды.
Татарстан президент аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, бу проект зур һәм кирәкле проект, ләкин аны бәлки федераль дәрәҗәдә хәл итү мәсьәләсен карарга кирәк. Мин сезнең хатны президентыбызга җиткерермен, диде. Очрашу вакытында Казан кунаклары өчен студентлар тарафыннан әзерләнгән кечкенә концерт та булды.
Белешмә. Инженер-педагогия университеты узган ел үзенең 20 еллыгын бәйрәм итте. Монда укыган 6 мең студентның 3,5 меңе кырымтатарлар, 300 галимнең күпчелеге кырымтатарлар. Кырымда халык арасында бу университетны "татар университеты" дип тә йөртәләр. Украинадагы 600 югары уку йөрты арасында бу университет рейтинг буенча 150нче урында. Аның студентлар өчен социаль шартлары булмаса да, абитуриентларны җәлеп итү буенча ул Кырым медицина университеты, Таврия милли университетыннан соң өченче урында тора. Монда кырымтатар филологиясе белгечләрен, укытучылар, модельерлар, инженерлар, тарихчылар, икътисадчылар әзерлиләр. Ректор әйтүенчә, Кырымның төрле эшханәләрендә әлеге университетны тәмамлаган 18 мең белгеч эшли.