NASA Марска очачак астронавтларны сайлауны 14 декабрьдә башлый. Сайлап алуда бары тик АКШ ватандашлары гына катнаша ала, аларның белеме инженерия, физика, математика яки биология өлкәсендә бакалавриаттан түбәнрәк булырга тиеш түгел, очкыч белән идарә итү тәҗрибәсе булырга тиеш.
Әлеге програм нигезендә Orion корабында очышлар планлаштырган. Кораб кешеләрне Марс планетасына илтәчәк. Әлегә сайланачак астронавтлар Кызыл планетага очмыйча, 2020 елларда үткәреләчәк Orion очыш тәҗрибәләрендә катнашачак. Orion корбын Lockheed Martin ширкәте төзи. Җир орбитасына аны Boeing проекты буенча төзелә торган SLS (Space Launch System) авыр ракетасы чыгарачак. Аның тестлары 2018 елга билгеләнгән.
Беренче этапны узганнан соң, астронавтларны физик чыдамлылык һәм озын очышларны түзә алуга сынаулар көтә. Җиңүчеләр исемлеге 2017 елда гына игълан ителәчәк.
NASA шулай ук SpaceX һәм Boeing галәм кораблары белән идарә итә алган һәм Халыкара галәм станциясендә була алган астронавтларны туплый.
NASA Марска беренче кешеләрне 2030 елларда җибәрергә җыена. Бөтен миссия якынча 1100 көн дәвам итәчәк. Марска якынча 10 тонна авырлыгындагы аппарат төшерәчәкләр, аның бер өлеше Җиргә әйләнеп кайтачак.