Европа берлеге 2018 елның мартында Британиянең Солсбери шәһәрендә химик корал кулланган өчен Русиягә каршы кертелгән чикләүләрне 2020 елның 16 октябренә кадәр озайтты. Бу турыда Европа берлеге шурасының матбугат хәбәрендә әйтелә.
Чикләүләр Русиянең дүрт кешесенә кагыла. Алар барысы да элекке күзләү идарәсендә хезмәт итүчеләр яки шушы оешма белән бәйле дип саналаучы кешеләр. Исемлеккә Русия күзләү идарәсе башлыгы Игорь Костюков, аның беренче урынбасары Владимир Алексеев, агентлар дип саналган Анатолий Чепига (Руслан Боширов) һәм Александр Мишкин (Александр Петров) керә. Соңгы икесен Лондон Русия күзләү идарәсе хезмәткәрләре дип саный һәм алар 2018 елның мартында Солсберида Скрипальләргә каршы агулы матдә кулланган ди.
Чикләүләргә эләккән кешеләргә Европа берлеге илләренә керү, ә Европа берлегендә яшәүчеләргә алар белән хезмәттәшлек итү, аларга ярдәм итү тыела. Монан тыш, аларның берлек илләрендәге банк хисаплары һәм милке туңдырыла.
Сергей Скрипаль һәм аның кызы Юлия 2018 елның мартында Солсберида "Новичок" нерв-паралитик матдәсе белән агуланды. Алар һөҗүмнән соң исән калды. Шул вакыттан бирле Сергей Скрипаль күренмәде, ә Юлия бары видеомөрәҗәгать кенә яздырды. Британ хакимияте һөҗүм өчен Русиянең хәрби күзләү идарәсен гаепли һәм фәрманны Русиянең сәяси җитәкчелеге биргән дип фаразлый. Мәскәү агулауга катнашын кире кага.
Европа берлеге бу уңайдан беренче чикләүләрне 2019 ел башында кертте.
Былтыр август ахырында АКШ Скрипальләрне агулауга җавап буларак Мәскәүгә каршы чикләүләрнең беренче өлешен, быел августта - икенче өлешен кертте.