Украина сугышында һәлак булган тагын ике башкортстанлы җирләнде

Краматорски шәһәре

Әтисе сүзләренчә, соңгы тапкыр хәрби 22 февральдә шалтыраткан булган. Аннан соң бер хәбәре дә килмәгән.

18 мартта Башкортстанның Чишмә районында 37 яшьлек майор Илгиз Усмановны җирләделәр. Ул Украинадагы сугышта һәлак булган. Хушлашу мәрәсимендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашкан дип яза районның "Родник плюс" басмасы.

Илгиз Усманов 1984 елда Чишмә районы Алкино-2 авылында туган. Чиләбедә танк училищесында укыган. Наро-Фомински шәһәрендәге хәрби бүлектә контракт нигезендә хезмәт иткән. Сүриядәге сугышта та катнашкан булган.

Әтисе Исмәгыйль Усманов сүзләренчә, соңгы тапкыр Илгиз 22 февральдә шалтыраткан булган. Аннан соң бер хәбәре дә килмәгән.

Башкортстан хакимиятләре Русиянең Украинадагы сугышында тагын бер башкортстанлының һәлак булуын рәсми таныды. Ул - рядовой хәрби, Кушнаренко районында туган Николай Байдуков. Солдатны бүген, 18 мартта Кувыков авылында җирләгәннәр.

Кичә Башкортстанның Миякә районы Кыргыз-Миякә авылы егете Айрат Фатыйховның Украинадагы сугышта һәлак булуы хәбәр ителде. Ул 16 мартта үлгән. Аңа 32 яшь булган, контракт нигезендә хезмәт иткән.

13 мартта Украинада Башкортстан кешесе 22 яшьлек Александр Бесов һәлак булуы хәбәр ителде. Ул Мәләүз шәһәрендә туган, снайперларның махсус ротасында контракт нигезендә хезмәт иткән.

11 мартта Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышта һәлак булган бишенче хәрбинең үлемен таныган иде. Илвир Галләмов тумышы белән Кушнаренко районының Калтай авылыннан, аның хатыны тол калган.

10 мартта Учалы районы Ахун авылыннан солдат - Нил Мөслимовның һәлак булуын хәбәр иткәннәр иде. Ул Русиянең кораллы көчләрендә контракт белән хезмәт иткән һәм мотоукчы батальонында гранатометчик булган.

Русиянең саклану министрлыгы Украинадагы сугышта ничә Русия солдаты һәлак булуын бер тапкыр гына – 2 мартта хәбәр итте, 498 кеше диде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!