Рөстәм Миңнеханов Рим папасына Казан Мәрьям Ана иконасы турында сөйләгән

Рөстәм Миңнеханов һәм Рим папасы Франциск.

Татарстан өчен төп вакыйгаларның берсе дип Миңнеханов Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызуын атаган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйндә Рим папасы Франциск белән очрашкан. Миңнеханов папага Татарстанның үзенчәлекләре турында сөйләгән, этник һәм дини күптөрлелекне хуплау мәсьәләсенә тукталган дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Татарстан өчен төп вакыйгаларның берсе дип Миңнеханов Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвен торгызуын атаган. Шулай әлеге икона тарихын сөйләгән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнгә 3 ноябрьдә килде. Ул анда "Диннәр арасындагы диалогның мәгънәсе" форумында катнаша һәм "Русия - Ислам дөньясы" стратегик күзәллау төркеме рәисе буларак чыгыш ясый. Кичә президент Бәһрәйн патшасы Хамад бин Иса Әл Хәлифә белән очрашты.

Украинага каршы сугыш башлаган Русиягә карата кертелгән санкцияләрдән соң Татарстан икътисады кыенлыклар кичерә башлады. Бу шартларда Татарстан президентының ислам илләренә сәфәрләре ешайды.

Риваятьләргә карый, Казан изге ана иконасы 1579 елда янып көл булган шәһәр харәбәләрендә табылган. Ул урында чиркәү салынган, 18нче гасырда бу чиркәү яңартыла, ул 1930нчы елларда совет хакимияте тарафыннан шарлатылган.

2000нче еллар башында Рим папасы Иоанн Павел II Казан изге ана иконасының Ватиканда сакланган күчермәсен Казанга кайтырырга теләк белдерә. 2015 елда Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясе белән беррәттән Казан изге ана иконасын саклау өчен храмны торгызырга дигән боерык чыгара. 2016 елның июлендә аның нигез ташын салуга шулай ук патриарх Кирилл килгән иде. 2021 елда чиркәү төзелеп бетте. Төзелеш 2,7 миллиард сумга төшкән.

Казанда Казан изге ана иконасына багышланган тәре йөреше елга берничә тапкыр уза. Татар җәмәгатьчелеге православларга тәре йөрешенә рөхсәт бирелеп тә, татарларга хәтер көнендә Кирмәнгә килеп Сөембикә манарасы янында дога кылырга рөхсәт булмавын гаделсезлек дип белдереп килә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!