Татарстан эчке эшләр министрының элеккеге урынбасары, Дәүләт шурасының элекке депутаты Рафил Ногманов вафат булган.
Аңа 74 яшь иде. Ул Татарстанның Кайбыч районында туган.
Төрле елларда эчке эшләр системында эшли, 1993-2009 елларда Татарстан эчке эшләр министры урынбасары була. Отставкага полиция генерал-полковник дәрәҗәсендә китә.
2009-2019 елларда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты була. Аннары республика Иҗтимагый пулаты рәисе урынбасары итеп сайлана.
Депутатлыгы чорында Кырымны Кремль ягына аудару сәясәтен алып баруда катнаша. 2014 елның языннан башлап Кырымга Казаннан республика җитәкчелеге һәм журналистлар, җырчылар һәм биючеләр, рәссамнар һәм галимнәр йөрде. Аларның берсе – Татарстан Дәүләт шурасының канунилык һәм тәртип комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов иде. Ул ике ел эчендә Кырымда берничә тапкыр булды. "Украинаның кая барганы билгесез, Кырымның Русиядә булуы хәерлерәк", дигән иде ул Азатлык белән әңгәмәсендә.
Рафил Ногманов Татарстан президенты атамасы бетерелүгә каршы чыгып килде, "Сайлау" турындагы канунда Татарстан җитәкчесенең татар телен белүен таләп ителмәвен "хилафлык" дип бәяләде. Әмма ахыр чиктә президент атамасы да юкка чыккы, республика конституциясенә дә үзгәрешләр кертелде. Яңа үзгәрешләр белән беррәттән Татарстан җитәкчесенең татар телен белү мәҗбүрияте дә бетерелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!