Атна вакыйгалары фотоларда (19-26 гыйнвар)

20 гыйнварда Казанда Камал театрының яңа бинасы ачылды. Ачылыш вакытында фойеда "Зәңгәр шәл" спектакленнән өзек күрсәттеләр.

Уфаның Дим районында Хач ману көнендә хатын-кыз бәкегә чума.

Казанда узган атнада -23 градуска кадәр салкынайтты. Эшчеләр таңнан җәяүлеләр сукмагын чистарта.

20 гыйнварда Дональд Трамп АКШның 47нче президенты вазифаларына кереште. АКШ Капитолиендә аның инаугурациясе узды. 

Украина хәрбиләре Сиверски янында хәрби күнегүләр вакытында, 21 гыйнвар.
 

Дональд Трамп инаугурациясендә АКШның 46нче президенты Джо Байден һәм аның хатыны. 

Сербия башкаласы Белградта протестлар дәвам итә. Алар Нови-Сад шәһәренең тимер юл вокзалы түбәсе ишелеп, күп кешеләр һәлак булганнан соң башланды. 24 гыйнвар

24 гыйнварда меңләгән кеше Словакия хакимияте гамәлләренә каршы протестларга чыкты.