Burger King һәм Rostic’s Казанда хәләл менюны бетерә

Rostic’s челтәренең өч ресторанында хәләл меню бетерелә, ә хәләл тамгалы бердәнбер Burger King рестораны ябылачак.

22 апрельдән башлап ике популяр фастфуд челтәре Казанда хәләл стандарт нигезендә эшләүне туктата. Rostic’s челтәренең өч ресторанында хәләл меню бетерелә, ә хәләл тамгалы бердәнбер Burger King рестораны ябылачак. Ни өчен мондый карар кабул ителүләрен фаст-фуд челтәрләре вәкилләре аңлатмый. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандартлар комитеты рәисе Аббәс Шляпошников рестораннар безгә бу хакта факт буларак кына хәбәр итте дигән "Бизнес Онлайн"га.

Сүз Rostic’s (элекке KFC) челтәренең "Корстон" сәүдә үзәгендә (Ершова, 1а), Мәскәү базары янында (Декабристлар, 131д) һәм Җиләкле бистәдә (Краснококшайская, 140б) урнашкан өч рестораны турында бара. Моннан тыш, Гаврилов урамындагы 17нче йортта урнашкан хәләл статуслы Burger King рестораны да ябылачак.

Шляпошников сүзләренчә, Зәкиев урамындагы 1нче йортта урнашкан икенче Burger King рестораны хәләл сертификациясен саклап кала һәм шул стандартлар нигезендә эшләвен дәвам итә.

Burger King челтәре җитәкчелеге хәләл стандарттан чыгу карары эчке оператив үзгәрешләр белән бәйле булуын, һәм бу ислам кагыйдәләренә яки мөселман аудиториясенә карата ихтирамсызлыкты аңлатмавын белдергән.

Burger King Казандагы ике ресторанына хәләл сертификатын 2023 елның декабрендә алган иде. Ул вакытта ширкәт вәкиле Казанда күп кенә мөселманнар яшәвен һәм шушы максатчан аудиториягә хезмәт итәргә теләүләрен белдерде.

Казандагы элекке KFC рестораны тулысынча хәләл менюга 2020 елда күчте. Хәзер ул рестораннарда ризык хәләл булмаячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!