Украинага каршы сугышка ихтыярилар җәлеп итү Русиядәге салым түләүчеләр өчен көннән-көн кыйммәтрәккә төшә. 2024 елның март ахырына Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә мул түләүләр өчен чыгымнар көненә якынча 2 миллиард сумга җиткән. Моны Германиянең Халыкара иминлек мәсьәләләре институты фәнни хезмәткәре Янис Клюге исәпләп чыгарган. Ул бу саннарны Россия финанс министрлыгы һәм төбәк бюджетлары нигезендә анализлаган.
Клюге исәпләвенә караганда, бу сумманың якынча өчтән ике өлеше — 1,5 миллиард сумы — төбәкләр казнасыннан каплана. Алар үз бюджетларының якынча өч процентын сугышка чакыру кампаниясенә сарыф итәргә мәҗбүр. Калган 0,5 миллиард сумны федераль бюджет түли.
Клюге фикеренчә, хәзерге вакытта көн саен армиягә 1000–1500 яңа солдат килә. "Ихтыярилар" агымы узган ел ахырындагы дәрәҗәдә саклана. Уртача алганда бер төбәк бер хәрбигә якынча 1,4 миллион сум түли.
Клюге исәпләүләре күрсәткәнчә, контракт төзүчеләр саны узган елгыдан ике тапкырга арткан һәм фронттагы югалтуларны тулысынча каплый. НАТО мәгълүматларына караганда, Россия гаскәре көненә уртача 1000 кешесен югалта (моңа яралылар да, үлүчеләр дә керә).
"Вербовка машинасы"на чыгымнар 2024 елның апреле белән чагыштырганда биш тапкыр арткан. Әгәр хәзерге темп сакланса, ел ахырына чыгымнар күләме 730 миллиард сумга җитәчәк. Бу — илнең югары белем системы өчен салынган еллык бюджетының яртысы (ул 1,5 триллион сум тәшкил итә) һәм "Сәламәтлек саклау" дәүләт проектына бүгенге елда бүлеп бирелгән 369 миллиард сумнан ике тапкыр күбрәк.
2025 елда Русия төбәкләре узыша-узыша сугышка яңа ихтыяриларны җәлеп итә. Өстәмә түләүләрнең уртача күрсәткече 2 миллион сумга якынлаша, дип яза ВВС. Күптән түгел яңа түләүләр турында Ямал төбәге, Мари Иле һәм Приморье төбәгендә игълан иттеләр. Самар өлкәсендә исә яңа контракт төзүчеләр өчен гомум түләү рекордлы 4 миллион сумга җиткән.
Муниципалитетларны алганда, иң күп акчаны Башкортстан башкаласы Уфа тәкъдим итә, ди ВВС.
Югалтулар саны ягыннан Русия буйлап беренче урыннарда Башкортстан, Татарстан һәм Свердлау өлкәсе бара.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!