18 апрельдә, Казанда татар әдәбияты галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов вафат булган. Аңа 86 яшь иде.
Галим белән хушлашу 18 апрельдә Казанның "Котдыс" мәчетендә узды. Аны Арча районына алып кайтып җирлиләр.
Марсель Әхмәтҗанов 1939 елның 26 мартында Шөгер эшчеләр поселыгында хезмәткәр гаиләсендә туган. 1943 елда аның гаиләсе Арчаның Яңа Кенәр авылына күчкән.
1963–1968 елларда КДУның тарих белгечлеге буенча кичке бүлегендә укый. 1972–1975 елларда татар теле тарихы белгечлеге буенча аспирантураның көндезге бүлегендә белем ала.
1986 елдан Марсель Әхмәтҗанов Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында кулъязмалар бүлеген җитәкләде. Бу бүлек татар үзәге кебек эшләде. Галим борынгы ташлардагы язуларны укый белүче төп белгеч булды. Шәҗәрәләрне өйрәнде. Уфа татарларының тарихын җентекле өйрәнгән, саллы фәнни хезмәтләр язып калдырган кеше. Аның һәрвакыт үз фикере булды. Татарның талантлы, эшчән галимнәрне үрнәге иде ул.
80 яшен тулганда, 2019 елда Азатлык Радиосына биргән интервьюда татарның чын тарихы өйрәнелми диярлек дигән иде.
"Татарстанда фәнгә караш битарафлык дәрәҗәсендә. Татарстанның чын тарихы, мирасы турында бик йомшак әйтелә. Өйрәнелми диярлек. Алтын Урда дәверендәге күп әйберләр әле әйләнешкә кермәгән", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!